Тиндэш кисэклэрдэн сон килгэн гомумилэштеруче суз алдыннан сызык куела
Тема. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр
(8 нче сыйныфның татар төркеме өчен)
Максатлар: 1) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр турында төшенчә бирү;
2) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү, тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләре булдыру;
3) Фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;
4) Туган җиргә, хезмәткә ихтирам тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Җиһазлау: дәреслек, схемалар, тестлар, карточкалар, компьютер.
Дәреснең тибы: катнаш дәрес.
Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.
Яңа технологияләр: компьютер, иҗади үсеш технологияләре.
Дәрес барышы
- Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Хәзер бераз укып алыйк әле.
- Нәрсә турында укыдыгыз?
- Балалар, без сезнең белән тиңдәш кисәкләрне өйрәнәбез, аларны җөмләдә куллана белү күнекмәләре өстендә эшлибез.
Бүген дәрестә тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр кулланылу очракларын карап китәрбез.
II. Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү
- Өй эшен тикшерик әле. Сезгә тиңдәш кисәкләр белән җөмләләр төзеп язарга кирәк иде, шуларны укыгыз әле (иҗади бирем).
231, 232 нче күнегүләр.
- Укучылар узган дәреснең темасын искә төшерегез. Сорау-җавап:
- Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?
- Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?
- Тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
III. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру
– Бүген без “Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр” дигән теманы өйрәнәбез. Дәфтәрләргә язып куегыз.
- Матур язу минуты. Бар да якын миңа: урман, кырлар,
Миләш куаклары, зелпеләр.
Әллә инде артык сагынганга,
Һич китмиләр яннан черкиләр. (Ә. Ерикәй.)
- Беренче җөмләне тикшерү
Бар да якын миңа: урман, кырлар,
Миләш куаклары, зелпеләр.
IV. Яңа теманы өйрәнү
Укучылар өчен бурычлар: гомумиләштерүче сүзләрне аера белергә өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.
1. 234 нче күнегү буенча телдән эш.
– Нинди нәтиҗә чыгарабыз?
2. Кагыйдә чыгардык, дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк: фикеребез дөрес булдымы икән?
- 236 нче күнегү –белемнәрне телдән ныгытабыз. Схемалар ярдәмендә тиңдәш кисәкләрне һәм алар янындагы гомумиләштерүче сүзләрне күрсәтегез.
V. Компьютерда тест үтү. Тестлар ярдәмендә теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерербез. Тестлар индивидуальләштерелгән: 3 төрле итеп төзелгән. Һәрберегез үз вариантын дөрес итеп эшләргә тырышыгыз.
1 нче вариант
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.
3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.
3. Җөмләнең барлык кисәкләре дә – ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч-лар тиңдәшләнеп килә ала.
III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?
1) ияртүче теркәгечләр;
2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;
3) санау һәм каршы кую интонациясе, көттерү паузасы.
IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?
1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.
2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.
3. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.
V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?
1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.
2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.
3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.
2 нче вариант
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.
3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.
4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.
3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.
4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә – ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.
III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?
1) ияртүче теркәгечләр;
2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;
3) санау һәм каршы кую интонациясе;
4) көттерү паузасы.
IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?
1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.
2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.
3. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.
4. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.
V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгеләре куела?
1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.
2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.
3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.
4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.
3 нче вариант
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.
3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.
4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.
3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.
4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә – ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.
5. Җөмләнең аергычлары тиңдәшләнеп килә ала.
6. Җөмләнең тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.
7. Җөмләнең аергычлары һәм тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.
III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар булырга мөмкин?
1) ияртүче теркәгечләр;
2) тезүче теркәгечләр;
3) каршы куючы теркәгечләр;
4) санау интонациясе;
5) бүлүче теркәгечләр;
6) җыючы теркәгечләр;
7) каршы кую интонациясе;
8) көттерү паузасы.
IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?
1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.
2. Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булса, алар арасына өтер куела.
3. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, аларның үз эчендә өтерләр була икән, бәйләүче чара санау интонациясе булганда, алар арасына нокталы өтер куела.
4. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.
5. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.
6. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.
7. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куелмый.
8. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.
9. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә яки алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына нокталы өтер куела.
10. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә, алар арасына сызык куела.
11. Тиңдәш кисәкләр үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына сызык куела.
V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?
1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан нокталы өтер куела.
2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.
3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела
4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.
5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан сызык куела.
6. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела.
VI. Ял минуты. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр.
VII. Сәнгатьле уку: 240 нчы күнегү.
– Шигырьне сәнгатьле итеп уку өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
– Тиңдәш кисәкләрне табыгыз, алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?
VIII. Өй эше: “4”легә – 235 яки 237 нче; “5”легә – 238 нче күнегү.
IX. Билгеләр кую. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела.
-Кемгә нинди билгеләр куярга мөмкин дип уйлыйсыз?
X. Йомгаклау:
- Бүген дәрестә нинди яңалыклар белдек?
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дә кулланырга тырышыгыз.
Источник
Төзеде:1 квалификацион
категорияле укытучы
Хасаншина Асия Вагизовна
Тема:Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.
Максат:1.Тиңдәш кисәкләр турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
2.Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү.
3.Укуга аңлы караш, туган якка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. 7нче-сыйныф”Татар теле”дәреслеге, карточкалар, компьютердагы тест(презентация).
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру
Укучыларның белемен актуальләштерү.
М.Садри шигыреннән өзек уку,тиңдәш кисәкләрне табу.
Балалар,вакытында уйнагыз,
Җырлагыз,биегез,көлегез;
Ләкин сез укуның ләззәтен,
Кыйммәтен һәм кадерен белегез.
(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, укуның кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)
II. Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.
(Эш группаларга бүлеп алып барыла)
1нче төркем
а)Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез?Җөмләләрнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?
б)Тиңдәш кисәкләр җөмләдә нәрсә өчен хезмәт итә?
2нче төркем
а)Теркәгечләрдән башка килгән тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
б)Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә?
3нче төркем
а)Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез?Алар ничек белдерелә?
б) Гомумиләштерүче сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
III. Бирелгән шигырь дәфтәргә күчереп язарга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, схемаларын төзергә.
1 нче төркем
Әй туган җир!Синең чибәрлегең,
Иркенлегең, көчең, сафлыгың.
Сиңа булган йөрәк тирәнлегем,
Шигъриятем, кайгы-шатлыгым.
2 нче төркем
Әй газиз җир!Синең чәчәкләрең,
Чыклы иртәң, тыныч кичләрең.
Сиңа булсын җырым, мәхәббәтем,
Батырлыгым, көчле хисләрем.(Ш.М.)
3 нче төркем
Зәңгәр күзле җитен, карабодай,
Сары мәрҗән төсле тары да,
Бодайлар да, куе киндерләр дә,
Яшьтән таныш миңа бары да. (Ә.Ер.)
IV. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавап языгыз.(185 күнегү)
V. “Күңелле минутлар” – өй эшен тикшерү.
(Тиңдәш кисәкләр кергән табышмак һәм мәкальләр әйтешү)
VI. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга.
Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?!(Н.Ф.)
Болар барысы да тормыш бизәге: төлкесе дә, бурсыгы да, бүресе дә.(И.Г.)
Күпереп яткан җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялан тәпиле балачак – болар барысы да йөрәкне әрнетәләр.(Г.М.)
Бөтен киселгән агачлар: карт имән, ак кәүсәле каеннар, баллы юкәләр – барысы да йөрәкне әрнетәләр.( Г.М.)
VII. Компьютерга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү.
1.Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?
А) Үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала.
Б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
В) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.
2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?
А) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.
Б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.
В) җөмләнең барлык кисәкләре дә – ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала.
3. Теркәгечләрдән башка бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?
А) бары тик өтер генә куела.
Б) нокталы өтер һәм сызык куела.
В) өтер, нокталы өтер, сызык куела.
4.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?
А)гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.
Б) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела.
В) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.
Г) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.
Д) гомумләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.
5. Шигырь юлларында кайсы җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?
Бу – гүзәл як.Монда һәрбер сукмак,
Һәрбер почмак изге, ягымлы.
Мин дөньяның һичбер урынына да
Алыштырмам туган ягымны.(С.Уральский)
А) тәмамлыклар һәм хәбәрләр
Б) ияләр һәм хәбәрләр
В) ияләр һәм хәлләр.
6. Күп нокталар урынына нинди тыныш билгеләрен куяр идегез?
Бар да якын миңа… урман… кырлар…
Миләш куаклары… зелпеләр.
Әллә инде артык сагынганга,
Һич китмиләр яннан черкиләр.(Ә.Ер.)
а) – ,,, б) : ,,, в): , ;,
VIII. Өйгә эш. “Нинди ямьле син, туган ягым” темасына кыска инша язарга.
IX. Дәресне йомгаклау.Билгеләр кую.
Источник
Исәнмесез, хөрмәтле укучылар. Хәерле көн!
Мин Кенә төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзрахманова Кадрия Фартовна
Ә хәзер -Бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик. Утырыгыз.
(музыка)
Кыл яхшылык кешеләргә –
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Берүк, бутый күрмә.
2. Актуальләштерү:
Кадерле укучылар, тормышта белемле булу гына аз, тәрбияле булу мөһимдер.
Игътибар экранга. ( шигырь укыла) Укучылар, сезнең бу галим турында ишеткәнегез бардыр, кем әйтә ала, сүз кем турында бара? Кем бу күренекле шәхес?
Ризаэддин Фәхреддин.
Афәрин, бик дөрес.
Менә сезнең алдызгызда бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Риза Фәхретдиннең күп санлы хезмәтләре.
Ризаэддин Фәхреддин – – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Һәм без бу галим иҗатына очраклы гына мөрәҗәгать итмәдек: бу акыл иясе гыйнвар аенда туган.
Бу дәрестә аның әсәрләреннән өзекләр белән тагын очрашырбыз әле. Ә хәзер игътибар экранга.
Риза ага Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен укыгыз әле. (эчтән укыйлар)
Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез.
– Бу юлларның авторы – Риза Фәхреддин. Рәхим итеп, бер укучы кычкырып укый.
– Ә хәзер карагыз әле, нәрсә игътибарны җәлеп итә?
– Алар нинди сорауга җавап бирә?
– Нинди җөмлә кисәге?
– Без бу кисәкләрне ничек атыйбыз?
Укучылар: Бар, алар – тиңдәш кисәкләр.
Укытучы: Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?
Укучылар: Тиңдәш кисәкләр.
Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм дәресебезнең темасын язып куябыз: Тиңдәш кисәкләр
Нинди кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала? Кагыйдәләр җыентыгынннан тиңдәш кисәкләрнең билгеләмәсен табып укыйбыз. (40 бит)
-Бер укучы кычкырып укып бирә.
Укытучы: Укучылар, беренче номерлы конвертта олуг галим Ризаэддин Фәхреддин аганың киләчәк буыннарга әйтеп калдырган акыллы киңәшләре. Рәхим итеп, һәр төркем үзегезгә бирелгән сорауларга җавап әзерләгез. төркемнәрдә эшлибез.
Беренче карточка Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?
Бирелгән өзектән тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.
Укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез.
Икенче карточка Тиңдәш кисәкләргә билгеләмә бирегез.
Бирелгән өзектән тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.
Сез әти-әни нәсыйхәтләрен ихлас белән тотыгыз, чөнки алар бу дөнья хәлен озын тәҗрибәләре белән бик яхшы таныйлар һәм сез белмәгән күп серләрне беләләр.
Өченче карточкаТиңдәш кисәкләрнең астына ничек сызабыз?
Бирелгән өзектән тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.
Ата һәм аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән ачык сөйләшегез.
Дүртенче карточка Сез тиңдәш кисәкләр турында нәрсәләр беләсез?
Бирелгән өзектән тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.
Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз, соңыннан кирәкләрен өйрәнегез һәм һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!
Вакыт башлана.
-Тиңдәш кисәкләрне генә дәфтәрләргә язып аласыз.
-Ә хәзер һәр командадан 1 укучыны тыңлыйбыз.
-Кайсы кисәкләр тиңдәшләнеп килгән?
-Нинди сорауга җавап бирә?
картина буенча эш. Каршыгызда гаилә бәйрәменнән фоторәсем. Һәр төркем, тиңдәш кисәкләр кулланып, җөмләләр төзи. 1 төркем, 2,3,4. ВАКЫТ.
Дәреслек белән эш. 197 нче күнегүне язып эшлибез. 1 төркем 1-3, 2 төркем 4-6, 3 төркем 7-9, 4 төркем 10-11 җөмләләрдән тиңдәш кисәкләрне генә күчереп алабыз. Һәр пардан 1 укучы җавап бирә һәм схемаларын тактага чыгып сыза бара.
Нинди тыныш билгеләре куелган?
Димәк, тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела? (өтерләр, )
3. 1) Алган белемнәрне гомумиләштерү.
Ә хәзер каршыгыздагы биремнәргә күз төшерегез, карточкада бирелгән җөмләләргә туры килгән дөрес җавапны табабыз.
Укучыларга карточкалар өләшенде.
– Карточкаларны каршыда утырган күршең белән алмаштырып тикшерәбез.
ВАКЫТ
Эшли кеше, эзли һәм ышана
Җаны көткән җырны табасына
3-тиңдәш аергычлар
Ай яктысында кара, куркыныч, олы шәүләләр күренде.
4-тиңдәш тәмамлыклар
Еллар, юллар, шатлык, хатирәләр күңелемдә чиксез күп минем.
5 -тиңдәш хәлләр
1 – 4
2 – 5
3 – 2
4 – 3
5 – 1
-Укучылар, игътибар итегез, җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?
-Өстәлдә җөмлә кисәкләре. Рәхим итеп, кластер төзеп карыйбыз.
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
(почмаклар). Конвертта бирелгән төсләрне сайлап алып, төсенә туры килгән почмакларга барып басабыз. Схемалар буенча җөмләләр төзибез.
1. [Ия, ия һәм ия хәл хәбәр.]
2 [Ия хәбәр, хәбәрһәм хәбәр.]
3 [Хәл,хәл һәм хәл ия хәбәр]
4. [Хәл аергыч, аергыч һәм аергыч ия хәбәр.]
– Хәзер һәркем үзенә туры килгән төс янына килеп баса һәм схема буенча җөмлә уйлый.
-Төркемдә киңәшәбез һәм һәр төркемнән иң уңышлы дип тапкан җөмләне кычкырып әйтәбез.
ЙОМГАКЛАУ.
1) Рефлексия.
Укытучы: Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
Укучы: Без бүген дәрестә тиңдәш кисәкләрне өйрәндек.
-кайсы кисәкләр тиңдәшләнә ала?
-барысы да
-Нинди тыныш билгеләре куйдык?
-өтерләр
6. Өй эше бирү: Өй эше өч төрле бирелә, шуларның берсен сайлап эшлисез.
1. Бөтен кешегә дә мәҗбүри эш дәреслектән 196 нчы күнегү.
2. Тиңдәш кисәкләр кергән 3 табышмак язып килергә.
3. “Яхшылык эшлик” – темасына хикәя язарга.
Дәресне ничек үзләштерүегезне бәяләр өчен, өстәлдә өч төстә карточкалар ята. Дәрес сезгә ошаса, елмаеп торган ал төстәге карточканы, әле ачыклап бетерәсе сораулар калса, сары карточканы, ә инде материал аңлашылмаса, ак сигнал карточкасын сайларсыз һәм чыкканда менә бу савытка сала барырбыз.
Кадерле укучылар,мин сезгә киләчәктә уңышлар телим, әдәпле балалар булып үсегез, сезгә зур өметләр баглаган әти-әниләрегез, остазларыгыз йөзенә кызыллык килерлек булмасын. Бәхетле булыгыз.
Һәм хушлашканда, сүзне кабат Ризаэддин Фәхреддиннең безгә нәсыйхәт итеп әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез.
Уңышлар сезгә.
Дәрес тәмам. Рәхмәт.
Чыгарга була.
Источник