Намаздан сон укыла торган догалар хэм эрвахларга дога кылу
Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ
Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.
Аятел Көрси
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ
وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ
بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ
عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ
يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:
Тәсбих догасы
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا
وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا
اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا
اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ
Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.
Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә.
Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ.
Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин.
Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.
Источник
19.11.2020 14:45:43
Һәрбер гыйбәдәтнең башкару әдәбе булган кебек дога кылуның да үз әдәбе бар. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган кагыйдәләргә тукталыйк.
- Һәр бер доганы кылыр алдыннан Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкерләр һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтергә. Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә шулай белдерелә. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһу Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Бу кеше ашыкты !”-, ди һәм бераздан аны Үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһу Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Бөек Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”
- Аллаһу Тәгалә каршында үзеңнең гөнаһлы, хаталы икәнеңне танырга. Ул кушканнарны тиешенчә үтәмәвеңне белдерергә. Сораган чакта басынкылык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белән сорарга .
- Дога кылганда тәһарәтле булу яхшырак санала, кыйбла ягына карау, кулларны күтәрү тиешле.
- Догада даими булу, дога кылудан ялыкмау, кабул булачагына ныклы ышанып сорау.
Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.с.) түбәндәгеләрне әйткән. “Сезнең берегез дога кылганда “Аллаһым! Теләсәң мине гафу ит, теләсәң миңа мәрхәмәт ит”, -димәсен. Теләгәнен ачык итеп, аңлаешлы тел белән сорасын. Чөнки Аллаһны мәҗбүр итә торган һич бер көч юктыр. “Дога кылганда ныкышмалылык һәм дога кабул булырына чиксез ышаныч белән ялварыгыз, сез сораган нәрсәләр Аллаһу Тәгаләгә бик җиңел, Аның кодрәте чиксез ”. (Бохари, Мөслим).
- Үзеңне, балаларыңны, малыңны каргау тыела.
Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) бу турыда шулай кисәтте: “Үзегезне, балаларыгызны, малыгызны беркайчан да каргамагыз. Чөнки Аллаһу Тәгаләнең догаларны кабул иткән чагына туры килеп аларның кабул булуы мөмкин”. (Мөслим).
- Дога кылганда пышылдап, үзең ишетерлек итеп сорарга.
Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) болай кисәтте : “Әй кешеләр, үзегезгә кыенлык китермәгез, чөнки сез ишетмәгән, ерактагы заттан сорамыйсыз, бәлки Ишетүче, кырыгызда сезгә бик якын булучы Затка мөрәҗәгать итәсез”. (Бохари).
- Чын йөрәктән, ихласлык белән Аллаһу Тәгаләгә ялвару тиешле.
Хәдис: “Дога кылсагыз ихласлык белән, чын йөрәктән аның кабуллыгына ышанып кылыгыз. Аллаһу Тәгалә гафил йөрәктән чыккан доганы кабул итми”. (Тирмизи).
- Шигырь шәкелендә, такмаклап дога кылу тыела. Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре (р.г.) беркайчан да алай эшләмәде.
Бәла-казадан котылу өчен ачкычлар.
Бәла-казалардан, авырудан, кыенлыктан котылу өчен кайбер догалар бирәбез. Башында һәм ахырында Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкер, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйткәннән соң түбәндәгеләрне укырга мөмкин.
- “Фатиха” сүрәсе. Бу Коръәндәге иң бөек сүрә, тулы Коръәнне эченә сыйдыра. Ул бөтен авыруларга шифа, догалар кабул булуга сәбәп. Авырткан урынга куеп җиде кат укып, Аллаһу Тәгаләгә дога кылып шифа сорарга мөмкин. Догалар кылу өчен аны күп тапкырлар укып, Аллаһу Тәгаләдән ярдәм сорарга була.
- Гөнаһларыбызга тәүбә кылу доганың кабуллыгына ирештерә. Түбәндәге тәүбә догасын өч тапкыр уку, Пәйгамбәребез (с.г.с.) гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булыр, диде.
“ӘстәгъфируллааһәльГаҙыыймәлләҙии ләәәә иләәһә иллә Һүвәль- Хәййүль- Каййүүмү үә әтүүбү Иләйһи”. (3 кабат) (әстәгъфируллааһә- Аллаһның гафу итүен сорыймын; әлләҙии-шул Зат; ләәәә иләәһә- юк иләһ, табына торган зат; илләә Һүвә- Аннан башка; Әль-Хәййү- Тере Булучы; Әль-Каййүүмү – Мәңге Булучы, Куәтле; вә әтүүбү- тәүбә кыламын; Иләйһи – Аңа, Аның алдында).
- “Әллааһ. Әллааһ Раббии, ләә үшрикү биһии шәй-әә”. (Аллаһ- гарәбчәдә “ә” хәрефе белән әйтелә, “Раббии- Раббым минем ; ләә үшрикү-ширек, тиңдәш кылмыйм; Биһии-Аңа; шәй-әә- бернәрсәне дә).
- “Ләә хәүлә вә ләә ҡуввәтә илләә Билләәһ”. (Ләә-юк, хәүлә-хәл; вә- һәм; ләә ҡуввәтә- юк куәт; илләә-фәкать; Билләәһ-Аллаһу Тәгаләдән генә, Аның кушуы буенча гына). Каты авыру кешегә даими рәвештә шуны кабатларга кирәк, кешегә көч-куәт бирә, хәлне җиңеләйтә.
- “Хәсбүнәллааһу үә нигмәль-Вәкииль”. (Хәсбүнәллааһу- Аллаһу Тәгалә безгә җитәрлек; үә- һәм; нигъмәл-Вәкиил- Ул күркәм Яклаучы). Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре авыр хәлдә калганда шул доганы күп әйттеләр.
- “Ләә иләәһә илләә Әнтә, Сүбхәәнәкә, иннии күнтү минәҙҙаалимиин”. (Ләә-юк; иләәһә- иләһ, табына торган зат, илләә Әнтә- Синнән башка. Сүбхәәнәкә- Син бөтен кимчелектән пакьсең; инни- чынлыкта мин; күнтү- булдым; минәҙҙаалимиин- үз-үзенә золым кылучылардан. Ягьни Аллаһу Тәгалә кушканнарны үтәмәүче, гөнаһлар кылып үзенә золым кылучы). Бу Юныс (г.с.) пәйгамбәрнең догасы, балык карынында ятканда кырык көн буена шуны укыды, котылуына сәбәп булды. Без дә догабыз кабул булсын һәм бәлаләрдән котылу өчен шуны күп кабатлый алабыз.
Догалар кабул булсын өчен бу ачкычларның берсен генә дә, яисә бер ничәсен, яисә бөтенесен укырга була. Әмма тәүбә догасын һәр вакыт кушарга тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) “Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” дип иртәле-кичле йөзәр кат тәүбә кылуны гадәткә кертергә өйрәтеп калдырган.
Шифа сорап Аллаһка ялвару үрнәге.
Адәм баласы нинди генә авыруга тарыса да, шифа сорап Аллаһка ялварырга, күп догалар кылырга, догадан ялыкмаска тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәткән ысуллар: тмин, кыст-әль-һинди, хельба, бал белән, хиҗама ясау һәм шулай ук табиплар тәгаенләгән дарулар белән дә дәваланырга мөмкин. Әмма шифаны бары тик Аллаһу Тәгалә бирүен онытмаска кирәк. Бөтен ысуллар бары тик Ул теләсә генә ярдәм итә, шифа бирә ала. Шуңа да иң тәүдә Аннан шифалар, ярдәмнәр сорарга. Гәзит укучыларыбызга шифа сорап дога кылу үрнәген бирәбез.
Дога
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһуммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.
Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Йәә Раббии! Йәә Рахмәән! Сиңа гына иман китердем: “Ләәәә иләәһә илләллааһ”. Синнән башка табыныр Зат юк. Бары Син генә табынырга, гыйбәдәт кылырга, ярдәм сорарга лаеклы Затсың. “Мүхәммәдүн расүүлүллааһ”. Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аллаһның рәсүле, динне өйрәтергә җибәрелгән Илчесе дип Пәйгамбреңә (с.г.с.) иман китердем. Синең фәрештәләреңә, китапларыңа, пәйгамбәрләреңә, кыямәт көненә, үлгәннән соң терелеүгә, тәкдирнең якшысы да, яманы да Синнән булуына иман китердем.
Әй мәрхәмәтле Раббым! Бу авыруны миңа син бирдең, шифасын да бары тик синнән генә сорыйм. Аны гөнаһларым гафу ителеүгә сәбәп ит, бөтен гөнаһларымны гафу ит. Әгәр гомерем бетеп, ахирәткә күчә калсам,“Ләәәә иләәһә илләллааһ” сүзләре белән, гөнаһларым гафу ителгән хәлдә Үз каршыңа кайтырга насыйп ит, мөселман хәлемдә җанымны ал.
Йәә Шәәфии! Йәә Әллааһ! Әй шифа бирүче Аллааһ! Кулларымны күтәреп Синең ярдәмеңне сорыймын. Шушы авыруыма шифаларыңны бир! (3 кат).
Әй мәрхәмәтле Раббым! Миңа сәламәтлек бир. Авыруымнан терелеп Үзең кушкан гамәлләрне үтәргә, Ислам динендә йәшәргә насыйп ит. Хәерле, бәракәтле, озын гомер бир, ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен насыйп әйлә. Әәмиин.
Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.
Авырган чакта “Ләәәә иләәһә илләллааһ” зикерен даими кабатларга һәм туктаганда “Йәә Раббым, Берсең, Барсың, Синнән башка табыныр Зат юк, ярдәмнәреңне, шифаларыңны бир” дип тәмамларга мөмкин. Бу-иң бөек зикер, кешене Аллаһу Тәгаләгә якынайта, догалар кабул булуга сәбәп була.
Саклану өчен калкан
Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен “Аятуль-Курси” аятен, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып йөрергә. Иртәнге намаздан соң һәм йокларга ятканда шуларны укып кулга өрергә һәм бөтен тәнне һәм ята торган җирне сыпырырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) саклану өчен шулай ук ике кыска дога өйрәтте. Шуларны сезгә тәкъдим итәбез.
- “Бисмилләәһилләҙии ләә йәдурру мәгәсмиһии шәй-үн филь-әрдый үә ләә фиссәмәәәә-и үә Һүвә-Ссәмиигуль- Гәлиим”. (3 кабат). (Бисмилләәһи- Аллаһ исеме белән; әлләҙии- шул Затның; ләә йәдурру- зарар китерә алмый; мәгәсмиһии- Аның исеме белән; шәй-үн- бернәрсә дә; филь-әрдый- җирдә; үә-һәм; ләә фиссәмәәәә-и- һәм күкләрдә дә; үә Һувә- һәм Ул; Әссәмиигу- Ишетүче; Әль-Гәлиим- Белүче). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Җир һәм күкләрдә булган бернәрсә дә Бөек Зат булган Аллаһның исеме белән булгач зарар китерә алмый, чөнки Ул- Ишетүче, Белүче”. Шул доганы ныклы ышану белән кояш чыкканчы өч, кояш баегач өч кабат укыган кеше Аллаһу Тәгаләнең сагы астына керә, аңа бернәрсә дә зарар китерә алмый.
- “Әгүүҙү бикәлимәәтилләәһиттәммәәти мин шәрри мәә халәҡа”.
(Әгүүҙү- сыенамын; бикәлимәәтилләәһи- Аллаһның сүзләре белән; әттәммәәти- камил булган; мин шәрри- зыяныннан; мәә- нәрсәләрне; халәҡа- Ул яралтты, юктан бар кылды;). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Ул яралткан бөтен нәрсәләрнең зыяныннан Аллаһуның камил сүзләре белән Аңа сыенамын”. Бу доганы да кояш чыкканчы һәм кояш баегач өчәр кат укырга. Һәр бер яңа урынга баргач, бинага кергәндә, кайда да булса тукталганда укыган кешегә бу урынннан киткәнче бернинди дә зыян килми. Бу кешеләрдән һәм җеннәрдән килгән зыянга да, вирусларга да кагыла.
Фатыйма Фаткуллина,
Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
ФОто: slam-risalyat.ru
Источник
Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.
Намаз укыганда укыла торган догалар һәм сүрәләр Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте сайтында урнаштырылган. Биредә намаз уку тәртибе һәм гамәлләре язылган.
Намаз рәкәгатьләрдән — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибеннән гыйбарәт. Ул ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.
Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:
1. Тәкбир әйтеп («Аллаһу Әкбәр») кулларны күтәрү.
2. Кыям — намаз вакытында басып тору.
3. Кыйраәт — намаз вакытында Коръән уку.
4. Рөкүгъ — намазда билгә тикле баш ию.
5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.
6. Беренче сәҗдә.
7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.
8. Икенче сәҗдә.
Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә — кагъдә. Кагъдә — икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога — «Әт-тәхият» («тәшәххүд») догасын уку.
Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт — сәлам бирү өстәлә. Сәлам — башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ” сүзләрен әйтү.
1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.
2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.
3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:
4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.
5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.
Намазның гамәлләре
Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».
«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.
«Сәнә» догасы:
Сөбъхәәнәкәл-лааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс- мүкә вә тәгәәләә җәддүкә вә ләәә иләәһә гайрүк («Аллаһым! Син һәртөрле кимчелектән өстенсең, бөтен мактаулар Сиңа, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр, вә Синнән башка илаһ юк, Синнән башкаларга гыйбадәт кылмыйбыз».)
Шуннан соң «әгузү«не һәм «бисмилләһ«не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын. Бу дөньяда һәркемгә дә шәфкатьле, ә Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхимле булган Аллаһның исеме белән»).
Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәнир- рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь- ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул — мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).
Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. «Ихлас» сүрәсе: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувәллааһу ахәд. Аллааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йүләд. Вә ләм йәкүллүһу күфувән әхәд. («Әйт: Ул — Аллаһ Бер, Аллаһ — Мәңгелек. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм беркем, Аңа тиң түгел»).
«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм. («Олуг Раббымны пакь дип беләм»).
Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ («Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә«).
Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкәл-хәмд («Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына тиеш»).
Сәҗдә — җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)
«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә” дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.
Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары «Сөбхәнәкә” догасы укылмый, «әгүзе» әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә” догалары укыла:
— Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ («Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә — һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд — Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе»).
— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид («Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат»).
— «Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр» («Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).
— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Әс-саләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ («Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын»)
Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә з̣әл-җәләәли үәл-икраам («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы һәм тынычлык Синнән генә. Син — мөбарәк Зат, әй олуглык һәм хөрмәт Иясе Аллаһ».)
Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.
4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:
а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:
1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Беренче утыру: Әт-тәхият.
3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.
4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.
Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.
б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:
1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Беренче утыру: Әт-тәхият.
3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.
Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.
Фото: Рамил Гали
https://intertat.tatar
______________________________________________________________________________________________________________________________________
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Источник