Кем сон ул алиш абдулла алиш балаларны бик яраткан

Кем сон ул алиш абдулла алиш балаларны бик яраткан thumbnail

               Абдулла Алишны искә алып….

                                          Язучы да Алиш, батыр да,

                                          Яуда яшен сыман яшьнәгән!

                                          Ил алдында тик бер тапкыр да

                                          “Мин батыр” дип гайрәт чәчмәгән.

  Абдулла Алиш… Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге белән халык күңеленә кереп калган кеше.

Абдулла 1906 нчы елның 15 нче сентябрендә Татарстанның хәзерге Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнергә яраткан. Балаларын да эшкә өйрәткән. Аларны белемле, тәрбияле итәргә тырышкан. 

Әнисе Газизә апа шигъри  күңелле булган. Абдулланы кечкенәдән үк иҗатка тарткан.

Авылның иркен болыннары, күлләре, серле урманнары булачак әдипкә күп көч биргән. Шул гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк сәләтле бала булган, тырышып укыган, китап укырга яраткан.

“Китап җене” аңа мәктәптә укый башлаганчы ук кагылган. Аларның өендә китаплар, газета-журналлар күп, бабасының бай китапханәсе булган.

Алишка 5 яшь тирәсендә әтисе аңа үзенә беренче китабын сатып алган. Ул “Кызыл калфак” исемле әкият булган. Бу әкиятне кечкенә Абдулла, зурлардан укытып, ятлап бетергән.

Аннары ул бәйрәмнәрдә җыелган 2-3 тиен акчасын да китап алырга дип җыя барган.

Әлмәттән килгән Мостафа абзый өйдән-өйгә кереп китап сатып йөргәндә, Абдулла китаплар сатып алган. Шулай итеп, аның үзенең дә китапханәсе барлыкка килгән.

Мәктәптә укыганда, концертлар оештыру, стена газеталарын чыгару эшләрен Абдулла Алиш үзе башкарган, шигырьләр, хикәяләр язган.

Мәктәпне тәмамлагач, Спас педагогика техникумында, аннары Казан җир төзү техникумында, соңыннан Казан дәүләт педагогика институтында укыган.

Татар әдәбиятына Абдулла Алиш балалар язучысы дип кереп калган. Ул балаларны бик яраткан. Алар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән.

Абдулла Алиш балалар белән чын күңелдән сөйләшә белгән. Аларга гади сүзләр белән тормышның катлаулы серләрен ачып биргән.

Үзенең иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.

Балалар үзләре дә Алишны бик яратканнар. Ул мәктәпкә килеп керүгә: “Әкият сөйли торган абый килгән!”- диешеп, аны шундук сырып ала торган булганнар.

Абдулла Алиш балалар өчен 25ләп әкият иҗат итеп калдырган. Татар әдәбиятында аны “Әкиятләр иясе” дип атыйлар.

                                     (Аның әкияте буенча бер мультфильм )

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе… Иҗатының чәчәк аткан вакытында, Бөек Ватан сугышы башланган. Шул сугыш аның гөрләп торган иҗатын бүлгән.

Алиш, кулына корал алып, сугышка киткән. Ул бик батыр солдат булган, бернәрсәдән дә курыкмаган.

1941 нче елның октябрендә Брянск шәһәре янында Дёсна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшкән. Аны лагерьга ябып, Германиягә озатканнар.

Берлин янындагы төрмәдә Абдулла Алиш Муса Җәлил белән очрашкан. Тоткынлыкта да алар бергә фашистларга каршы көрәш алып барганнар, яшерен оешмада эшләгәннәр.

Кызганычка каршы, 1944 нче елның 25 нче августында алар дуслары белән бергә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгәннәр.

Муса Җәлил Абдулла Алишка багышлап, “Дуска” шигырен язган.

                            (“Дуска” шигырен укучы сөйли)

Абдулла Алишның гомере бик иртә өзелә. Аңа бары 36 яшь кенә була. Шул кыска гына гомерендә ул безгә искиткеч матур, кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләрен бүләк итеп калдырган.

                   ( “ Үзем турында җыр” шигыре сөйләнә)

Бүген Абдулла Алишның тууына 105 ел тулу уңаеннан “Әкиятче” бәйгесен үткәрәбез. Әкият иҗат итеп килгән укучыларга сүз бирәбез.

Источник

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

“ 77 нче гимназия”

Абдулла Алиш- легендар шәхес

Эшне башкарды:

11 “В” сыйныфы укучысы

Шакирова Сөмбел Ленар кызы

Фәнни җитәкче:

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Җиһангирова Илүсә Шаһидулла кызы

Яр Чаллы шәһәре

ЭЧТӘЛЕК.

  1. Кереш…………………………………………………………………………………….. 3

  2. Төп өлеш………………………………………………………………………………… 5

  1. Абдулла Алишның тормыш юлы…………………………………………. 5

  2. Абдулла Алиш- әкиятләр остасы………………………………………….. 7

  3. Язучының тоткынлыктагы иҗаты…………………………………………. 9

  1. Йомгаклау………………………………………………………………………………. 10

  2. Әдәбият исемлеге……………………………………………………………………. 13

КЕРЕШ

Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем: кирәк түгел, диеп,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.
Абдулла Алиш

Әлеге шигырь юларын уку белән, минем күз алдыма батыр, таза гәүдәле ир-ат килеп баса. Чыннан да, ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиештер дә ул. Ләкин һәрбер чын ир-егет үзенең туган иленә булган мәхәббәтен, аны яклар өчен үләргә дә әзер булуын шигырь юллары белән әйтеп бирә аламы икән? Әйе, язучы, шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм үз иманыңа тугрылык кирәк.

Читайте также:  Слушать музыку для онлайн бесплатно для сна

Фәнни хезмәтем күренекле татар язучысы Абдулла Алиш иҗатына бгышлана. Әлеге шигырь юлларын язган батыр сугышчы безнең күңелләребезгә бит әкиятләр остасы булып кереп калган. Димәк, батыр йөрәкле сугышчы эченә нечкә күңелле әкиятче яшеренгән булып чыга. Ә, чыннан да, кем соң ул Алиш?

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗат юлы белән кызыксыну мине фәнни-эзләнү эшенә этәрде. Ул татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган зур язучыларның берсе.

Фәнни эзләнү эшенең объекты- Абдулла Алиш иҗаты. Предметы- язучының әсәрләре.

Эш барышында мин үземә шундый максат куйдым: Абдулла Алишның тормыш юлын, сугышка кадәрге һәм тоткынлыктагы иҗатын өйрәнү.

Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү.

  2. Язучының балалар әдәбиятында тоткан урынын, әкият жанрын үстерүдәге ролен ачыклау.

  3. Тоткынлыктагы иҗатын өйрәнү.

  4. Абдулла Алиш иҗатының әһәмиятен һәм актуальлеген күрсәтү.

Бүгенге көндә бу теманы кирәкле дип саныйм, чөнки, беренчедән, безгә тыныч тормыш бүләк иткән батырларны онытырга безнең хакыбыз юк, икенчедән, татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган язучыларыбызны халкыбыз белергә тиеш.

ТӨП ӨЛЕШ

  1. Абдулла Алишның тормыш юлы

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел – күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булы дөньяга килә. А.Алишның бертуган апасы Закирә Алишева истәлекле көннәрне болай дип искә төшерә: “Бу тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Бары тик бер кызлары – мин генә чирләми үскәнмен. Ир балалары булмаганга, барысы да кайгырышкан. Бигърәк тә Нурулла бабай борчылган. Бервакыт ул җомга намазына килгән картлар белән дога укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә дөньяга килә. Гаиләдә шатлыкның иге-чиге булмый. Малайга Габдуллаҗан дип исем бирәләр…” (1 нче рәсем)

hello_html_584cd7bf.jpg

1 нче рәсем. Закирә Алишева энесе турында сөйли.

Башлангыч белемен 6-7 яшендә әтисеннән ала – укырга һәм язарга өйрәнә, Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917 – 1919 еллар аралыгында күрше Ямбактагы авылы мәдрәсәсендә укый. 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы җидееллык рус мәктәбендә укый.

1927 елда Абдулла Алиш Казанга килә, Казан җир төзү техникумында укырга урнаша. Биредә белем алу чорында (1927 – 1930еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта.

А.Алиш 1933 – 1934 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак “Пионер каләме”, “Ялкын” журналы редакциясе каршысындагы оештырылган әдәби тәгәрәк җитәкчесе, “Техника” журналының җаваплы сәркәтибе, 1937 елдан “Пионер каләме” журналы һәм Татарстан радиокомитеты хезмәткәре блып эшли. Шушы ук елдан Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры. “Отряд флагы” (1931) исемле беренче китабннан соң аның бер-бер артлы “Якты күл бу” (1933), “Дулкыннар” (1934), “Ант” (1935) кебек җыентыклары, “Йолдыз”, “Кечкенә тоткын” пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ул да көрәш сафына баса. 1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә, радист һөнәрен үзләштерә. Сугышның дәһшәтле фронтларында йөргән Алиш мәрхәмәтсез язмышка дучар була. Ләкин туган илгә һәм үз халкына карата йөрәгендә ярату хисе саклаган язучы тормышының каты сынаулары каршында бөгелми. Фашистлар аны төрлечә җәзалыйлар. Салкын подвалларга ябалар. Тик, ничек кенә итсәләр дә, язучы-көрәшченең көчле рухын сындыра алмыйлар. Фашистларның ерткычлыгына каршы Алиш корычтай ихтыяр көче белән җавап бирә. Дошманның үз өнендә ул якын дусты – каләмдәше һәм көрәштәше М.Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкара. 1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941 елның 12 октябредә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшүе мәгълүм була. 1941 ел – Литвадагы хәрби әсирләр лагере, 1942 ел – Чехословакиядәге Сандау шәһәре, Польшадагы Седльце шәһәре, Берлин янындагы Вустрау шәһәре – болар язучының тоткын буларак үткән юлы.

1943 елда яшерен оешма эше ачыла, җәлилчеләр, шул исәптән А.Алиш та, кулга алына һәм үлем җәзасыа хөкем ителә. 1944 елның 25 августында унике татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

  1. Абдулла Алиш-әкиятләр остасы

Абдулла Алишнең язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла. Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” “Пионер каләме” журналының 1934 елгы 1 нче санда басылып чыга

Читайте также:  Во сне сидеть на коленях у мужа

“Капкорсак патша”дан соң Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар “Яшь ленинчы” газетасы, “Пионер каләме”, “Азат хатын” журналларында басыла киләләр, “Нечкәбил” (1937), “Әкиятләр” (1937, 1939), “Ана әкиятләре” (1940) аерым китаплар булып та басылып чыгалар.

Абдулла Алишның әкиятләре бай эчтәлекле, тематикасы ягыннан төрле һәм реаль тормышка якын булулары белән аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Шуның белән бергә, алар балаларга тәрбия бирүдә зур урын тоталар.

Менә “Капкорсак патша” әкияте. Анда хезмәт ияләренең изүчеләргә каршы көрәше гәүдәләндерелә, бу көрәштә халык җиңеп чыга, барлык дошманнар юк ителә. Җиңүче батырлар – илнең яңа хуҗалары “дөньяда иң бәхетле, иң матур илдә” якты тормыш төзиләр. “Бозлар-явызлар” әкиятендә дуслык һәм бердәмлек, батырлык һәм фидакарьлек идеяләре бирелә, күңелдә гади кешегә соклану, аның белән горурлану хисләре туа.

Абдулла Алиш әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә. Андагы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзләренә хас табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр. Иң кызыгы, аларда кеше харакетрында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була. Һәм бу, үз чиратында, әкиятнең тәрбияви көчен үстерә, вакыйгалар һәм персонажлар турында фикер йөртеп, укучы үзе тиешле нәтиҗәне ясый ала. Мәсәлән, “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге үрдәк йорттагы барлык серләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була, башка хайван һәм кош-кортларны да куркыныч астына куя. Ярый әле, хуҗа ерткычлардан саклану чараларын алдан күрә, вакытында кайтып кереп, йортны һәләкәттән коткара. Әкияттә, нигездә, кошлар, җәнлекләр турында сөйләнсә дә, вакыйга реаль чынбарлыкка – кешеләр тормышына якын. Уяулык, сизгерлек, ил-йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясала.

Алиш иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда, ул еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль-әйтемнәренә нигезләнеп куя. Нәтиҗәдә, контрастлык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш күрергә була. Мәсәлән, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” һ.б. Бу әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп җиткерергә ярдәм итә.

hello_html_3209d39b.jpg2 нче рәсем. Абдулла Алиш кмтаплары

Сугыш алды елларында Абдулла Алиш кече яшьтәге балаларга бик якыная. Ул “Пионер каләме” журналында кушымта итеп бирелеп килгән “Нәниләргә бүләк”не оештыручыларның берсе була, алар өчен күп кенә хикәяләр һәм әкиятләр иҗат итә.

“Яшь ленинчы” газетасының 1939 елгы 1 февраль санында язучы “Ана әкиятләре” сериясен башлап җибәрә. Изге ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр танып-белү һәм тәрбия максатыннан чыгып язылганнар. “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Песиләр һәм күселәр”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Куян кызы” кебек гади генә сюжетлы әкиятләре аша автор балаларны табигать күренешләре һәм хайваннар дөньсы белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.

  1. Язучының тоткынлыктагы иҗаты

А.Алишның үз шигырьләрен, язмаларын укыганда да безнең күз алдына Ватаны һәм халкы өчен үлемне дә батырларча каршыларга әзер булган көчле рухлы кеше килеп баса.

Сатмас илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер ватанын.

Берлин төрмәсендә язган хатындагы: “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга турылыклы булып калабыз”,- дигән сүзләр үзләре генә дә ни тора!

Абдулла Алишның тоткынлыкта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгәнлеге дә мәгълүм. Сугыштан соң илленче елларда ук аның унбишләп шигыре хәрби әсир Нигъмәт Терегулов күчермәләрендә илгә кайтып ирешә. Боларга тагын әсирләр лагеренда А.Алиш белән аралашкан һәм аның кайбер шигырьләрен хәтерләрендә саклап кайткан элеккеге әсир Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймрановларның күчермәләрен («Сагынам илемне», «Иркәм хаты», «Тормыш дустыма», «Кыр казлары», «Төн. Бүлмәдә тыныч кына утырам ялгыз…» һ.б.) өстәргә мөмкин. Алар үз вакытында һәммәсе дә матбугатта басылалар, ә Н.Терегулов алып кайтканнары, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, «Три поэта-воина» (1979) исемле җыентыкта дөнья күрәләр. Болар, әлбәттә, тоткынлыкта А.Алиш иҗат иткән әсәрләрнең кечкенә бер өлеше генә. Әдипнең «Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр…» дигән сүзләре дә шуны раслый. А.Алишның тоткынлыкта язган һәм безгә инде билгеле булган шигырьләре туган илгә, туган халкына тугрылык, мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

ЙОМГАКЛАУ

Куйган максатыма ирешер өчен, мин А.Алишның иҗат юлын өйрәндем, әкиятләрен тагын бер кат укып чыктым, шигырьләрен анализлап карадым, аның турында истәлекләрне өйрәндем.

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Әмма бу искиткеч бай, күп кырлы характерның икенче ягын да күрсәтеп китмичә ярамас. Алишны якыннан белгән иптәшләре һәм замандашлары аның яхшы күңелле, гаҗәеп тыйнак, сабыр, хәтта беренче карашка бераз тартынучан күренүен сөйлиләр. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән.

Читайте также:  Японский матрас для сна на полу

“Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле иде Алиш. Картларга да, яшьләргә дә, балаларгада ихтирам белән карый, әнисен бик ярата, хөрмәтли иде.Табын әзерләгәч, әнисе өстәл янына утырмыйча, кашыгын дакузгатмый. Бүләк-күчтәнәч кебек нәрсәләр белән дәякыннарының күңелен таба, игътибарлылык күрсәтә иде.Алиш балаларны бик ярата.Алмазым, Айвазым, дип, матурсүзләр әйтеп иркәли-сөя. Әз генә буш ара тапса да, алар
белән мәш килә. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да, нәниләр өчен язган әйберләрен укый.Малайлар кызыксынып тыңласалар, шатлансалар, бик тәәефе килә”. (А.Алишның тормыш иптәше Рокыя Тюльпанова истәлекләреннән (3 нче рәсем)).

Бигрәк тә аны балалар яраткан. “Пионер каләме” редакциясендә эшләгән вакытында, аны һәрвакыт кызыл галстуклы укучы балалар сырып ала торган булган. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр; ул, һич авырсынмыйча, укучыларны үз балалары шикелле якын күреп, сәгатьләр буенча сөйләшеп утырган.

Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да.

Күрше әбисе сөйләгән кызыклы әкиятләр, укымышлы әти-әнисеннән ишеткәннәре, шулай ук мәдрәсәдә үзлегеннән укыганнары аның үзен дә әкиятләр язырга канатландырган, аның күренекле балалар язучысы булып китүенә зур этәргеч ясаган. Тик коточкыч сугыш кына аны әкият иленнән ераккарак алып киткән. Ләкин сугыш аның рухын сындырмаган. Бары тик ул әкият дөньясыннан чынбарлыкка гына күчкән. Һәм моңа кадәр беркемне дә каһәрләмәгән Алиш иҗатында дошманга нәфрәт хисе урын алган. Шуңа да карамастан, аның сугышта язган шигырьләрендә дә нечкә хис ята. Ул улларына, газиз анасына, тормыш иптәшенә шигырьләре аша эндәшә. Әлеге шигырьләрен укып, без аның кешелекле, киң күңелле, балалар ярата торган, туган ягына гашыйк шәхес булганына тагын бер кат инанабыз.

Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батырлык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши бирә, әдәби мирасы татар балалар әдәбиятының җуелмас рухи хәзинәсен тәшкил итә. Туган авылы Көектә аңа һәйкәл куела, мемориаль музее эшли, Казанда Республика балалар иҗаты үзәге (1961–1991 елларда А.Алиш исемендәге Пионерлар һәм укучылар сарае) әдипнең исемен йөртә.

1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән балаларга атап язылган иң күренекле әсәрләр өчен Абдулла Алиш исемендәге еллык бүләкләр булдырылды.

Фәнни хезмәтемне шулай ук шагыйрә исемен йортергә лаек булган, Абдулла Алишның әнисе Газизә Алишеваның “Балам Габдуллаҗаныма” дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә. Газизә апа (4 нче рәсем) да укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып, әдәбият тарихына кереп калган. Аның шигьрият белән кызыксынуы, шигырь һәм бәетләр языу да мәгълүм.

Габдуллаҗаным бәбкәмне күзем туеп күрмәдем,
Әллә кай җирләргә барып югаласын белмәдем.
И бәбкәем, бәгыркәем, әрнидер бәгырьләрем,
Әллә кай җирләрдә шул булды ла каберләрең.
Каберең өсләрендә кызыл гөлләр үссә иде,
Сине үтергән гитлерчылар каты җәза күрсә иде.
И бәбкәем, синең өчен өзелә үзәкләрем,
Шәһитләрдән булсын дип телимен теләкләрем… .

hello_html_m5fcebe4a.jpghello_html_11c8ec94.jpg

3 нче рәсем. Абдулла Алиш тормыш иптәше Рокыя һәм уллары Алмаз, Айваз белән

4 нче рәсем. Абдулла Алишның әнисе Газизә апа 4 нче рәсем. Абдулла алишның әнисе Газизә апа

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Гайнуллин М. Зур язучы турында кечкенә истәлек. Язучы да Алиш, батыр да: Абдулла Алиш турында истәлекләр (Төзүчесе, кереш сүз авторы Илсөяр Сөнкишева) . – Казан: Мәгариф, 2001

  2. Ибраһимова Ф. Абдулла Алиш // Балалар әдәбияты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004.

  3. Минһаҗева Л.И. Абдулла Алиш (1908-1944) // Татар әдәбияты мәсьәләләре, 10 җыентык.- Казан: КДПУ, 2003

  4. Минһаҗева Л.И. Абдулла Алиш // Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссәрова. Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияте (ТаРИХ), 2003

  5. Сөнкишева И. Ана әкиятләре / Ана әкиятләре. Мамины сказки: Әкиятләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003

  6. Хәйри Х. Балалар әдәбияты остасы.// Язучы да Алиш, батыр да: Абдулла Алиш турында истәлекләр (Төзүчесе, кереш сүз авторы Илсөяр Сөнкишева) . – Казан: Мәгариф, 2001

Источник