Кайда сон син унсигезем унтугызым егермем

Кайда сон син унсигезем унтугызым егермем thumbnail

Лейсан Гимаева-сине гене яротам

Здравствуйте! Переведите, пожалуйста, песню ” Кайда сез яшьлек елларым Резеда Мустафина жырлый. Заранее спасибо большое!

Кайда сез, яшьлек елларым?

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Онытмыйм мин яшьлегемне
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Здравствуйте! Переведите, пожалуйста, еще одну песню ” Оныттың бугай,”. Заранее спасибо большое!

,Сине уйласам, мине моң баса,
Борчылып йөрим инде ничә ай.
Күңелем сизә, назлы язларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.

Еракта калды, дәртләнеп, ярсып,
Без җырлап үткән ул яшел тугай.
Кабатлап булмас бергә чакларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.

“Сөй!” – дип үтенмим, ләкин үкенмим
Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.
Син мине түгел, яшьлекнең үзен
Оныттың бугай, оныттың бугай.

Ралия,
Похоже забыла
Перевод Ф. Нуртдинова

Как только подумаю о тебе, поглощает меня грусть
Тоскую уже который месяц
Чует моя душа, что нежные вёсны
Похоже забыла ты
Осталась вдали та зелёная долина,
Где мы ходили вдохновлённые, приподнято с песнями
Не повторить совместные времена
Забыла наверное

“Люби” говоря не прошу, но не сожалею
Что в юности так любил тебя
Ты не меня, ты саму юность
Похоже забыла
******************************
https://vk.com/topic-77949181_30629237?post=2780
от 30 мая 2019

Доброго дня! Хотел бы узнать перевод песни “Яшьлегем чишмэлэре”. Заранее благодарен!

Денис,

Родники(ключи) детства
Перевод Шаа Лун

Певучий родник, просыпается вечером.
Сад цветтов перебегаю
Кто напевает никак не видать.

Пр-в
Родник детства,
в далеких напевах народа,
На языках гармони
Он останется, не потеряются родник(ключи)

Будь ты Тахир, я буду Зухрой,
вдвоем будем пить мелодии родников
и днем и вечером.

Вспоминаются пути воды
теперь уже наши дети
Напевают вечерами, влюбляясь

Тимофей Латыпов

Здравствуйте переведите пожалуйста песню в исполнении Салавата “Кайнар чэй”

Тимофей,
горячий чай
перевод Ф.Нуртдинова

от твоего горячего чая
от восхитительного запаха
почему-то расслабился,
пьянею

Пр-в
жги меня, жги на горячем
костре любви
горяч твой чай и
горячи наверно твои обьятия

твой горячий взгляд
прожигает мою душу
чай горяч, сама горяча
горячишь мою кровь

чай горяч, сама горячая
пью чай, дуя на него постоянно
т.к. много раз в любви
обжигался

Тимофей Латыпов

Тимофей Латыпов

Подскажите пожалуйста как называется эта песня буду благодарен, очень давно ее ищу

Можно мне перевод песни Фариды Башка сею кирек тугель .

Анастасия,

Прости моё дитё
Перевод Ф. Нуртдинова

Шумя прошли вёсны,
Летела бабочкой в юности к огням
Кружилось счастье вокруг меня
Где уже тут ребёнка обнимать

А ты, дочка, всё равно выросла
Словно в зеркале моё молодое отражение
Простишь ли меня доченька
Ведь я сегодня одна одинешенька

Я грелась в лучах солнца( от имени ребёнка)
приняла в обьятия моя бабка
Обычно лежала считая звезды
Ожидая с нетерпением тебя, мама

Если бы предложили выбирать мам,
То тебя бы выбрала без раздумий
Только моя душа никак не поймёт
Почему ты вернулась

Ты осталась в весне, а я в осени
Можно сказать, что мы сироты, чужие птицы
Простишь ли меня моё малыш
В судьбе сколько ошибок

Огромное чувство матери-ребёнка
Как мы нашли вдоём
В твоих обьятиях хочу поплакать
В обиде на свою сиротскую судьбу

В твоих обьятиях хочу поплакать
В обиде на свою горькую судьбу
Хоть будем плакать вместе, хоть петь
Но вместе нам будет легче

Напишите пожалуйста слава этой песни .Таштан ташка сикереп чишмэ ага .Жырлый жырлый ага кайларга. Син анларсын минем йорэгемне ага икэн чишмэсез кайларга .

Светлана,
родник бежит, прыгая с камня на камень. куда течет напевая.
Ты поймешь ли моё сердце, куда течет без родников

Фаил, мина татарча кирэк бетен куплите если можно , спосибо .

Источник

15.01.2011 Мәдәният

Кайда сон син унсигезем унтугызым егермем

«Кайда соң сез унсигезем, унтугызым, егермем…» Татарстанның халык артисты Зөһрә апа Шәрифуллина бүген нәкъ менә шул җырдагыча яши төсле тоелды миңа. Ул балачагын, яшьлеген сагынып, бүгенгесенә шөкер кылып гомер итә.

Зөһрә апа тормыш иптәше Азат абый, уллары Ринат һәм Булат белән бергә Казанның үзәгендәге өч бүлмәле зур фатирында яши. Килеп керүгә үк, кунакларны ташлар белән махсус эшләнгән арка каршы ала. Аннан соң зур холл аша залга, кухняга, йокы бүлмәләренә һәм ваннага үтәсең. Зөһрә апа тынычландыра торган төсләр ярата. Обойлар сайлаганда сөт төсендәге, сары, әфлисун һәм ачык көрән төсләргә өстенлек бирә. Холл исә чия төсендә. Ә түшәменә ак һәм алсу төсләр белән контраст бирелгән. Зәңгәр лампочкалар яна. Моннан тыш, фатирда джакузи белән сауна да бар.

Кунак бүлмәсе

Зал обое сөт төсендә. Монда иң беренче күзгә ташланган нәрсә – табак-савытлар өчен Италиядә эшләнгән сервант. Аның каршында зур түгәрәк өстәл, диван-кәнәфи. Шушында ук Азат абыйның «эш кабинеты». Синтезатор, ноталар язылган күпсанлы кәгазь битләре. Йокы гарнитуры да Италиядә җитештерелгән. Моннан тыш, җырчы классик җиһазларга өстенлек бирә дияр идем. Зөһрә апа матур сыннар, картиналар ярата. Һәр бүлмәдә диярлек картина эленгән. Ә аларда табигать күренешләре сурәтләнгән.

– Зөһрә апа, быел Сезгә 55 яшь тула. Эшләнгән эшләр, ирешкән уңышлар, яраткан тамашачыларыгыз да шактый. Кыскасы, үзегез өчен күпмедер нәтиҗәләр ясар вакыт та җиткәндер.

– Шушы көннәрдә генә Яңа елга аяк атладык. Форсаттан файдаланып, барыбызга да сәламәтлек, бай тормыш, иман ныклыгы, бер-беребезгә хөрмәт, илләребездә тынычлык телисем килә. Ә шәхсән үземә килгәндә, иҗат итүемә дә 31 ел була. Әмма менә хәзер мин «яшь вакытта күбрәк эшләп каласы калган икән» дигән фикердә. Чөнки ул вакытта энергия күбрәк, эшләргә мөмкинлек тә бар. Яшьлектә олыгаю турында гына уйламыйсың бит. Әлбәттә, мин хәзер дә эшлим. Көчем җитәрлек, әмма 25 яшь белән 55 яшь бер түгел бит. Гомумән алганда, минем иҗат үкенечле булмады, заяга үтмәде. Бик күп җырлар иҗат ителде, пластинкалар, дисклар чыкты, уңышларга ирештем, Аллага шөкер. Хезмәтемне югары бәяләделәр, мактаулы исемнәр, фатир бирделәр. Шунысы гына бераз үкенечле: ул вакытларда без акчалар эшли алмадык. Әмма чын, дәрәҗәле артист тәмен белеп калдык, чөнки без аз, иләктән иләнгәннән калганнар гына идек. Хәзерге яшьләрдән аермалы буларак, без әнә шуның белән бәхетле. Без җырны кәсеп итеп алмадык. Төп максатыбыз халыкның җанын дәвалау иде.

– Иҗат белән беррәттән, улларыгыз Ринат белән Булатка да дөрес тәрбия бирә алгансыз.

– Балаларым, Аллага шөкер, тәртипле булды. Алар 2 нче лицейда укыганда, мине бер генә тапкыр да бала проблемасы белән чакыртканнары булмады. Киресенчә, балаларны мактарга чакыралар иде. Моннан соң да алар өчен кызарырга туры килмәсә, чын ана, хатын-кыз бәхете күрдем, дип әйтә алам. Ринат, икътисад институтын тәмамлагач, грант отып, укуын Англиядә дәвам итте. Булат та хәзерге вакытта КФУның икътисад факультетының өченче курсында укый. Алар янында утырып, әйдә, укы-укы, дип, башларыннан сыйпап тормадым. Теләк теләгәндә, баланың үз күңеленә бирсен, дип теләдем. Усаллык белән тәрбияләмәдем, тормышның матур якларын күрергә өйрәттем. Матурлыкны күргән кешенең күңеле дә матур була. Баланы, «арый, булдыра алмый», дип кызганырга кирәкми, чөнки аларда энергия җитәрлек. Бала ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш. Эшсезлектән гаҗиз булырга вакытлары калмасын.

– Зөһрә апа, шулай да гомернең иң рәхәт вакыты кайчан дип уйлыйсыз?

– Һәрнәрсә дә бер генә тапкыр була. Ләкин мин үткәннәрне сагынам. Иң сагынылганы – балачак. Югыйсә әтисез гаиләдә үскәнгә, бай тормышта да яшәмәдек, сый-нигъмәт тулы табыннар да булмады. 11 яшьтә колхозда эшли башладым. Әмма ул чаклар барыбер сагындыра. 8 нче сыйныфны бетергәч, кичке мәктәпкә кердем дә колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Баянда уйный, җырлый идем. 2 нче сыйныфта укыганда, республика газетасында минем турында язып чыктылар. Бу минем өчен бик зур дәрәҗә иде. Әти белән абый бер елны вафат булды. Әтине 59 яшендә сугыш яралары алып китте. Миннән олы абый Фәнис, үзе эшли торган трактор астында калып, фаҗигале төстә һәлак булды. Шуннан соң әнкәй мине җырлаудан тыйды. Әмма моңны эчтә тотып булмый. Ул барыбер бәреп чыга. Аннан соң Түбән Кама музыка училищесына укырга кердем. Авыр булса да, яратып укыдым. 80 нче елда Казанга килдем. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладым.

– Артка юл юк, диләр. Шулай да әгәр артка юллар булса, тормышыгызда нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?

– Юк. Сәнгать юлыннан китүемә бер генә дә үкенмим. Бер генә нәрсә эшләр – тагын да ныграк иҗат итәр идем.

– Күп кенә танылган кешеләр үзләре турында китаплар чыгара. Сез дә үткән тормышыгыз турында тамашачыларга үзегез сөйләп бирергә теләмисезме?

– Сөйләрлек бик күп әйбер бар, әлбәттә. Әмма китап чыгаруның чыгымнары да зур бит. Мөмкинлек туса, аны кулдан ычкындырмас идем.

«Мин гаиләмне саклап кала алдым»

– Азат абый белән бергә 26 ел яшисез. Ул, композитор булгач, гаиләдә генә түгел, иҗатта да төп ярдәмчегез, терәгегездер. Әйтегез әле, 26 ел элек булган хисләр бүгенгесеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Яшь вакытта тормышка җиңелрәк карыйсың. Олыгая-олыгая, кеше төптәнрәк уйлый башлый. Ләкин мин үзем турында алай дип әйтмәс идем. Тормышка да, акыл утыртып, 28 яшьтә чыктым. Ләкин тормыш нык сыный. Мин тешем-тырнагым белән гаиләне саклап калу ягында булдым. Хәер, алдагысы Ходай кулында… Гаиләне саклап калу, тормыш итү, ир белән тору, гаилә тоту – ул үзе бер сәләт. Әгәр ул синдә бар икән, гаиләңне саклый аласың. Кызганыч, бу әйбергә өйрәнеп булмый. Мин кечкенә чагымда тормышны китапча итеп күз алдына китерә идем. Юрган астына кереп, елый-елый романнар укыдым. Менә шулай була икән, шундый мәхәббәт килә икән ул, дип уйлый идем. Юк, алай түгел. Тормышның язылмаган кануннары бар. Мәхәббәт, яши-яши, бер-береңә хөрмәткә әйләнә. Мин, гомумән, Азатны да, балаларны да егылып китеп мактарга яратмыйм. Безнең ничек бар – барысы да менә шундый табигый. Кешечә яшибез. Минем беренче планда балалар булды. Бәллүр, алтыннар, әллә нинди байлык җыеп, кеше шаккатырырга бервакытта да хыялланмадым. Аның каравы, мин балаларны укытуга, укуга бәйле әйберләргә акчамны кызганмадым.

– Йортыгызда күңел ял итә торган почмак бармы?

– Тынычлык яратам, шау-шулы компанияләр, мәҗлесләргә йөрергә яратмыйм. Дуслар килсә, рәхәтләнеп кунак итәм, әлбәттә. Хезмәттәшләремнең дә барысын да хөрмәт итәм, әмма күп кешеләр белән аралашырга яратмыйм.

Кухня

Аш-су бүлмәсе – һәр хатын-кызның иң яраткан, иң күп була торган урыны. Зөһрә апа да: «Ярты гомерем кухняда уза», – дип шаяртып алды. Биредәге обойлар да шундый ук тынычландыра торган ачык төстә. Ә суыткычка уллары Ринат һәм Булатның төрле җирләрдән истәлеккә алып кайткан магниткалары ябыштырылган.

– Зөһрә апа, диета тотасызмы?

– Юк, кайвакыт хәтта төнлә дә торып ашыйм. Кара ипи яратам мин. Балаларга йөкле вакытта гел кара ипи ашый идем. Анысын да алма белән ашарга яратам әле.

– Туклануга зур игътибар бирәсезме?

– Юк. Бөтен ризыгымны авылча пешерәм. Нәрсә ашаганмын, нәрсә ашый алмыйча калганмын – барысын да әзерлим. Базарга йөрим, ит китерә торган кешеләрем бар. Менә шулай гади генә, тыйнак кына яшәп ятабыз. Татар кухнясын яратам. Рестораннарда, ашханәләрдә ашарга яратмыйм.

– Бер дә көтелмәгән кунак килеп керсә, тиз генә нәрсә әзерләп бирәсез?

– Тиз генә шулпа, коймак пешереп алам. Минем барыбер нәрсә дә булса була. Хәзер бит ачлык заманы түгел.

– Бик яратып әзерли торган ризыгыгыз бармы?

– Авыл тавыгы белән пешерелгән токмачлы аш. Шулай ук бәлеш һәм тутырылган казны да яратып әзерлим. Кабактан бик күп ризыклар пешерәм. Кабак мантыйлары ясыйм, томалап пешерәм, согын чыгарып эчәм.

– Ашау-эчү, гүзәллек темасын дәвам итеп сорыйм әле, Зөһрә апа. Матурлык салоннарына йөрисезме?

– Юк. Андый җирләрне мунча алыштыра. Саунага да еш керәм. Дачабыздагы мунчага үзебез бәйләгән себерке, үләннәр белән керергә яратам. Кычытканнар, себерке пешереп куеп, битләремне шул су белән юам.

Татарстанның халык артисты Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНАдан кабак мантые рецепты:

Кабакны бик вак итеп турыйсың. (Шулай ук эре кыргычтан усаң да була.) Аңа суган салып, борыч һәм тоз сипкәч, фарш белән бутыйсың. Шуннан соң, гадәттәгечә, мантый камыры җәеп, ясап, аларны мантый савытында 30-45 минут пешерәсең. Табынга исә сары май, сөт өсте яки майонез белән бирергә мөмкин. Кабак мантыен фаршсыз да эшләргә була. Алай иткәндә, бик коры булмасын өчен, мантый эченә аз гына сары май саласың. Бик тәмле була, телләреңне йотасың!

Источник

В этой теме пользователи могут оставить сообщение типа:
– Ищу песню Илнара Сайфиева “Талбишек”;
– ищу последний вышедший CD альбом Салавата;
– Где можно найти видео Мунча Ташы;
– Где приобрести DVD с клипом “Минем Заманам” Шакура и Илназа Сафиуллина?:)))
– Песню Хании Фархи со словами – Эдермешкэ Кайтам Эле!
– колыбельные татарские песни для детей
– “Сугышка китэм туган илне сакларга”- кто поет эту песню, где можно найти альбом?, и т.д.

Сотрудники магазина “Tamasha” ответят (постараются ответить) на любой вопрос, касающейся татароязычной медиаиндустрии..)

Вперед!

(Монда, элеге темада сез эзли торган жырнын яисэ жырчынын исемен язып калдыра аласыз, яисэ жыр текстын. Шулай ук телэгэн жырчы-торкемнэрнен, юмор осталарынын видеоязмаларын, DVD-релизларын эзлисез икэн, элеге темага ул турыда язарга кирэк. “Tamasha” кибете хезмэткэрлэре булдыралганча табарга булышачак..)

Адрес магазина “Tamasha”: Казань, Декабристов 8
тел: 239 05 65

Мэрьямнын “Козге сою” дигэн жырын каян табып була икэн ? =)

Ильнур-Айратнын теге жырын( Йорэклэр тибешен туктатма,туктатма дигэн жырын табасы килэ иде) Анда шушы сузлэр бар ))

Рашит, ялгышмасам элеге жыр аларнын тэуге альбомнарында бар.. Ул альбом “Тамаша” кибетендэ бар..шалтырат: 239 05 65.. Декабристов,8

жырнын исеме – “йорэгемне ал кулларына”

Мөнир Рахмаевның “Йөрәк ярасы” (бәлки ялгышамдыр исеме белән) җырын каян табарга була? Анда шундый сүзләр бар: “Елмаеп төшемә керәсең. Килә бер өнемдә күрәсем…

Airat Gainutdinov

Альбина,исемен дорес язгансын! Мина да Мунир Рахмаевнын- Йорэклэр арасы жыры кирэк,аны ничек хэм кайдан табып була,эйтегез пож-та!!))

Елатма син елатма мине,
Яшлэрем куптэн кипте.
Укенеп кире килсэн дэ
Эйлэнеп кайтмам инде…

Бу жырнын исемен hэм кем жырлаганын эйтэ алмассызмы икэн?.. Алдан ук зур РЭХМЭТ!

Мэхэббэттэн ярсып тибэ минем йорэк
Бэхет очен бу гомердэ тагын ни кирэк
Янымда булса сойгэнем мина житэ
ул булганда гына мин бэхетле

Бу жырнын нинди жыр икэнен эйтэ алмассыз мы икэн?

Лилия **..ЧьЯ-тО ПрЕлЕсТь..** Кашапова :

“Мэхэббэттэн ярсып тибэ минем йорэк
Бэхет очен бу гомердэ тагын ни кирэк
Янымда булса сойгэнем мина житэ
ул булганда гына мин бэхетле

Бу жырнын нинди жыр икэнен эйтэ алмассыз мы икэн?”

Мина да..мина да эйтегезче..=) Кем жырлый..хэм жырнын исемен.???=)*

Сирина *** АВЫЛ КЫЗЫ *** Гарипова ул жырны РИНАТ РАХМАТУЛЛИН жырлый,исеме “Елатма мине”.

Лилия **..ЧьЯ-тО ПрЕлЕсТь..** Кашапова хэм Alina [ I ♥ you ] Faritovna сез сорагын жырнын исеме “Янымда бул”,жырлый ЭЛЬВИРА ТИТОВА

Гульнур << 777 >> Набиуллина

Биииик бииик зууур рэхмэт сезгэ!!:-***

Рэхмэт****)♥

DELETED

Исэнмесез! =) Мина Эльвира Хэйруллина һэм Золфэт Фэхретдинов икесе бергэ жырлаган дуэт жыры кирэк иде.Куптэн эзлим,таба алганым юк=( Табарга булышмассыз микэн. Ул жыр куптэн чыкты, исемен дэ оныттым =(

DELETED

Хәерле кич! DJ Radik_Malika Uzen nishljar iden дигән җырның видеосын каян табырга була?Рәхмәт-)

пар канатлы язмышыма
рэхмэт укым кабат-кабат
мин ……… очар кошы
эти энием зур рэхмэт

бу жырны кем жырлы, и если можно ссылку=))
заранее спасибо))))

голнара-габидуллинанын шомырткаем дигэн жырын табырга булышыгыз эле!

артурнын” ник сонладын” жырын каян табып була?))

эзли эзли яшлегемне артыгыздан йогердем,
кайда сон сез унсигезем.унтугызым,егермем!

табырга булышыгыз чы))))

DELETED

Посмотри стену группы) по моему эта песня)

Яшьлегене эзлисенме эллэ??))

Источник